Азнакайда яшәүче социаль яклауга мохтаҗ 5 бала Кырымда ял итте
Азнакайда социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә игътибар зур.
Бу җәйдә социаль яклау идарәсе юлламасы буенча бушка 62 бала - "Азнакай" санаториенда, 28 бала Бөгелмәнең Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда ял итте.
Шулай ук 5 балага Кырымда ял итү бәхете елмайды.