Азнакайда “Яхшылык сәгате” акциясе узды
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Халыкара доброволецлар көненә багышлап, "Яхшылык сәгате" Бөтенроссия акциясе узды.
Волонтерлар тәнәфес вакытларында "Логикага уен", "Карандаш савыты ясау", "Яңа ел уенчыклары ясау", "Кубик-рубик" дигән мастер-класслар үткәрделәр.
Ачык китапханәдә яхшылык һәм шәфкатьлелек турында китаплар күргәзмәсе эшләде. Башлангыч сыйныфлар өчен шушы темага багышланган мультфильмнар күрсәтелде.
Волонтерлар укучыларны кечкенә...