Азнакайда яңа билгеләү
Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге начальнигы итеп Шәрипова Ләйсән Илшат кызы билгеләнде. Ул 1984елда туган, Казан дәүләт технологик университетын тәмамлаган. Моңа кадәр район үзәк сырхауханәсенең материаль-техник бүлеген җитәкләгән. Кияүдә, тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр.