Азнакайда вакансияләр ярминкәсе узды
Шәһәр мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәләрен әледән-әле үткәреп тора. Чәршәмбе көнне шундый чираттагы ярминкә оештырылды. Анда районның 4 предприятие, учреждениесе катнашты. Эш эзләүчеләргә 28 вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында хәрби комиссариат бүлеге дә булып, ул районыбыз ир-егетләрен контрактлы хәрби хезмәткә чакырды. Ярминкәдә кырыкка якын азнакайлы катнашты.