Азнакайда узган “Автоледи-2014” бәйгесендә Гүзәл Батыршина җиңде
Әле кайчан гына руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында көлке объекты санала иде, ләкин бүген гүзәл затлар - юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы. Бу күптәннән үзләрен "юл короле" дип санаган ирләргә хатын-кызларга да юл бирергә вакыт җитте дигән сүз.
Ләкин аларның барсы да бүгенге вәзгыять белән ризалашырга ашыкмый. Әнә тормыш иптәшем...