Азнакайда урманчы династиясен Наил Шәрәфетдинов дәвам итә
Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга тиеш, диләр. 37 ел гомерен урманчы һөнәренә багышлаган Наил Шәрәфетдиновның утырткан агачлары 4 мең гектардан артып китә, ә үз кулы, осталыгы белән төзегән йортларының саны дистәгә җитә.
Район үзәге - Мөслимдә туган Наил кечкенәдән үк туган җиренең ямен-тәмен тоеп, табигать баласы булып үсә....