Азнакайда урман агачларын законсыз кискән өчен җинаять эше кузгатылды
Азнакай шәһәр прокуратурасы, районда яшәүчедән кергән гариза нигезендә, Мәлбагыш участок урманчылыгы территориясендә урман закончалыгы үтәлешен тикшергән.
Тикшерү барышында урманчылык территориясендә 562167,01 сумлык 257 төп агач киселгәнлеге ачыклана. Бүген район эчке эшләр бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Хокук бозучыларны эзләү дәвам итә.