Азнакайда Урак-2014 кампаниясен оештыру мәсьәләләре буенча күчмә семинар узды
Бүгенге көндә районыбызда аяз сәгатьләрнең минуты да әрәм ителми, урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 1000 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 2898 тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 29 центнер иген уңышы чыга.
Кичә район, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр, ветераннар, гомумән урып-җыю эшендә катнашы булган барлык оешма-предприятие вәкилләре катнашында эшлекле сөйләшү, фикер...