Азнакайда әтиләр берлеге эшчәнлеге торгызылды
Мәгълүмати-методик үзәк базасында әтиләр берлеге утырышы узды.
Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30 кеше катнашты.
Алар мәгариф системасының уңай һәм тисәкре яклары, бала тәрбияләүдә мәктәп белән ата-аналарның хезмәттәшлеген яхшырту буенча фикер алыштылар, берлекнең эшчәнлеген активлаштыруны, мәгариф учреждениеләрендә әтиләр өчен ачык ишекләр көне уздыруны тәкъдим иттеләр.