Азнакайда теләсә кайда игълан элгән 6 кеше штрафка тартылган
Игътибар иткәнегез бармы, бүген шәһәр урамнарына чыксаң, төрле төстәге кәгазьгә язылган игъланнарның күплегеннән башлар әйләнерлек. Кайларга гына ябыштырып бетермиләр аларны: ут баганалары, чүп контейнерлары, автобус тукталышлары, подъезд ишекләре, йорт фасадлары дисеңме?!
- Бу кадәр биеклеккә белдерү ябыштыру өчен әллә урындык-мазар күтәреп йөриләрме икән? Бу бит кеше буе гына җитәрлек биеклек...