Азнакайда “Супер–әти” исеменә Айнур Айратов лаек булды
Балалар иҗаты үзәгендә "Супер-әти" дигән шоу узды. Анда биредәге берләшмәләрдә шөгыльләнүче балаларның әтиләре катнашты. Кунакларны "Безнең әтиләр - иң яхшы!" дигән рәсемнәр һәм кызыклы фотосүрәтләр күргәзмәләре каршы алды.
"Супер-әти" исеме өчен конкурсантлар кул көрәштерүдә, карандаш очлауда, бәрәңге чистартуда, балаларын тавышларыннан тануда, көйләрнең исемнәрен атауда көч сынаштылар. Музыкаль пауза вакытында иҗат...