Азнакайда сөт җыючы эшмәкәр Артур Мансуров бәяне литры өчен 17 сумнан да төшерми
Сыерның сөте - акчада
Шулай дип яздым да, совет чоры журналистикасын искә төшереп, елмаеп куйдым. Ул заманнарда сыерның сөте - телендә, дип, әй китә идек берәр белгеч яки савымчы исеменнән "тәҗрибә уртаклашып": малны төрләндереп, минералларын өстәп, апарасын җылытып, башагын тәмләндереп һәм тагын әллә нинди "меню"лар кертеп ашатсаң гына, мул продукция...