Азнакайда “Спорт уеннары” фестивале үткәрелә
13 май көнне "Чатыр Тау арена" спорткомплексында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан "Спорт уеннары" фестивале уза. Анда район һәм шәһәр оешма-предприятие командалары 10 спорт төре буенча көч сынашачак. Фестиваль командалар парады белән 14.00 сәгатьтә ачыла.