Азнакайда Шәфкатьлелек балы узды
Безнең халык борын-борыннан бер-берсенең хәленә кереп, ярдәм итешеп яшәгән. Азнакай халкы да ата-бабаларыбыздан салынган шушы сыйфатларны саклап, тирә-юньгә игелек орлыклары чәчеп яши. Узган атна ахырында үткән Шәфкатьлелек балы янә бер кат шуңа инандырды.
Тарихка чак кына күз салып үтсәк, Әби патша вакытыннан ук киң таралган иганәчелекнең татар буржуазиясенә дә үз...