Азнакайда ретро-машиналар күргәзмәсе була
13 августа көнне җирлегебездә районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан бихисап чаралар оештырыла. Аларның берсе - ретро-машиналар күргәзмәсе булачак. Үзенчәлекле техникалар "Юбилейный" стадионы һәм "Чатыр-тау Арена" спорткомплексы каршында урын алачак. Күргәзмә сәгать 10нан эшли башлый.