Азнакайда республиканың көньяк-көнчыгыш табиб-онкологларының киңәшмәсе узды
Азнакайда республиканың көньяк-көнчыгыш табиб-онкологларының районара киңәшмәсе узды. "Яман шеш авырулыларга медицина хезмәтен камилләштерү" дип исемләнгән темасын ишетүгә үк уйларым ерак сиксәненче елларга йөгерде.
-Әллә нишләп хәлем китеп тора әле, - дип көндезен дә ятарга гына торган әтине әниебез никадәр битәрләп, үгетләп караса да, сырхауханәгә җибәрә алмады. Яталы-торалы йөреп, әнә шулай...