Азнакайда республика авыл мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаштылар
Су буенда яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары, җырлы-моңлы аулак өйләр, каурый канатлы каз өмәләре... Боларны бүген сагынып сөйләргә генә калды. Авыл күрке булган күпчелек гореф-гадәтләребез югалып килә. Аларны ничек сакларга, кире кайтарырга? Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга? Азнакайда узган республика семинарында авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре...