Азнакайда пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бара
Пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бүгенге көндә районыбызда җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моның сәбәбе - халыкның җир милкенә хокукыннан файдаланырга ашыкмавында. Гомуми файдаланудагы җир участогы пай өлеше итеп бүлеп бирелгән икән, нигә аны тиешенчә законлаштырып куймаска, һаман сузарга? Ә бит бу милектән колак кагарга да озак түгел. Кызганыч, күпләр...