Азнакайда нәниләр беренче уңышларын җыйдылар
Азнакайда бакча яшеннән үк балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Кайсы гына мәгариф учреждениесенә барма, чәчәкләр белән рәттән яшелчә участоклары да бар. Менә 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә беренче уңышларын җыеп алдылар.
- Суган быел шәп уңган! - дип куаналар.