Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр
Азнакай Мәдәният йортында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, эштә уңган, күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән тәбрикләп, аларга иң җылы, изге теләкләрен җиткерде, бер төркем әниләргә бүләкләр тапшырды.
Әфган сугышында һәм локаль конфликтларда улларын югалткан әниләргә чәчәкләр бүләк иткәндә, зал аларны аягүрә басып алкышлады....