Азнакайда наркотиклар әйләнеше хакында телефон аша хәбәр ит
26 июль көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәр прокуратурасы наркотикларны законсыз куллану, тарату, саклау буенча "кайнар линия" үткәрә.
Гражданнар законсыз әйләнештә булган наркотик, психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләр, Азнакай районы территориясендә оештырылган наркопритоннар хакында 7-05-44 телефоны аша күрсәтелгән вакытта хәбәр итә ала.