Азнакайда Музейлар төне узачак
"Үткәнен оныткан - бүгенгене белмәс", - дигән халкыбыз. 18 май көнне 18.00-22.00 сәгатьләрдә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда (Ямашев урамы, 6 нчы йорт) "Музей төне" үткәрелә, теләгән һәркем бу көнне килеп, төбәгебез тарихы белән якыннан таныша ала. Музейга килүчеләрне кызыклы очрашулар һәм мастер-класслар да көтә.