Азнакайда Мөкатдәсә Хәйруллина йөз яшен билгеләп үтте
Күңеле һаман унсигездә.
Йөз яшь - күпме, азмы? Әлеге сорауга Тымытык авылында яшәүче Мөкатдәсә апа Хәйруллина елмаеп кына куяр.
- Йөрәк һаман унсигездә кебек, - ди ул.
Йөрәге генә түгел, тәне дә елларга сер бирмәгән: сөбханалла, күз тимәсен, үз аягында йөри, язын кулын сындырганчы бакчасында чүбенә кадәр утаган. Бер гасыр...