Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
Әбүнәче көненә килегез!
14 һәм 21 май көннәрендә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 14 майдан 23 майга кадәр газетага язылучыларга 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Маяк"ка арзанрак бәягә язылып калырга ашыгыгыз.