Азнакайда өлкәннәр турында кайгырта беләләр
Сезнең өчен өлкәннәр көне нинди мәгънәгә ия? 1991 елдан һәр елны 1 октябрьдә билгеләп үтелүче истәлекле, изге дата уңаеннан шәһәрдәшләребезгә әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Мөнирә ханым, 76 яшь:
-Мин инде күптән лаеклы ялда, әмма картаерга вакыт юк. Пенсиягә чыккач гаиләгә, өйдәге эшләргә бөтен барлыгымны бирергә тырышам. Көндәлек мәшәкатьләр...