Азнакайда квартал эче юлларын капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр
Шәһәр юлларын төзекләндерү эшләре "Торак пунктларында урам-юл торышын норматив халәткә китерү" турындагы Республика һәм муницаль район программалары нигезендә алып барыла.
Март ае азакларыннан бирле юллардагы чокырлар ямала.
Бу эш билгеләнгәннең 48 процентында башкарылды инде.
Шушы араларда юлчылар урам һәм квартал эче юлларын капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр.