Азнакайда кулы тик тормаган егеткә карата җинаять эше ачылган
Узган атнада Азнакай эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 186 хәбәр алынган. Алты җинаять кылу очрагы теркәлгән.
Бүгенге көндә караклар көн яктысында талап китүдән дә читенсенеп тормыйлар. Узган атнада берәү Ленин урамы, 31 нче йорт кырыннан узып барган хатын-кызның букчасын тартып ала. Букча эчендә документлар белән бергә 55000 сум...