Азнакайда күп балалы гаиләләр йортлар сала
Яңа Юлда төзелеш тынып бара иде инде. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп биргәч, биредә кабат эш кайный башлады. Әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә бистә.
Һәркем булдыра алганча йорт җиткерә: кем агачтан, кем таштан сала. Берәү башта гараж-мунчасын күтәрә, кемдер өй нигезенә тотынган. Хәллерәкләр инде күтәреп тә бетерә язган...