Азнакайда хуҗасыз торакларны ачыклыйлар
Мәгълүм булганча, республикада "Халык инвентаризациясе" акциясе бара. Аның максаты - файдаланылмый яткан хуҗасыз торакларны, җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру.
Аңа Президентның шәхсән патронажлык итүе мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди куелуын күрсәтә. Массакүләм мәгълумат чаралары, Балалар иҗат үзәгендәге экран һәм башка чыганаклар аша бу хакта район халкына...