Азнакайда хәбәрсез югалган Нәфис Гыйльфановны эзлиләр
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хәбәрсез югалган 1975 елгы Гыйльфанов Нәфис Насих улын эзли. Ул быелның 9 декабрендә Туйкәдән Азнакайга дип чыгып китә һәм шуннан бирле аның кайда икәне билгесез.
Шартлы билгеләре: карап торышка 45-50 яшьләрдә, буе 165-170 сантиметр чамасы, уртача гәүдәле, ачык коңгырт чәчле, соры күзле....