Азнакайда исерекләр низагы пычак җәрәхәтләре белән тәмамланган
"Эчмәгез!" дип күпме генә лаф орсак, аракыга хак арттырсак та, эчүчеләр саны кимеми, шул исәптән алар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә.
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, гыйнвар аенда үзара чыккан низаг вакытында пычак кулланып, сәламәтлеккә зыян салу белән бәйле өч очрак теркәлгән. Җинаятьчеләрнең барысы да исерек хәлдә булган.