Азнакайда исерек урманчылар үз кардәшен үтергән һәм агачлар арасына күмеп куйган
Көзнең салкын бер көне була ул. Урманда шакы-шокы балта, пычкы тавышлары яңгырап тора. Корыган агачлар шартлап сынган тавыштан кошлар да куркып кисәк күккә күтәрелә. Көн буе эшләп арыган урманчылар бригадасы кич кырын ялга туктый. Вагондагы аш өстәленә аракы да менеп кунаклый.
Шактый гына салып алган өч ир-егет арасында бермәлне бәхәс...