Азнакайда инвестиция программасы буенча элеватор төзергә планлаштыралар
Авыл хуҗалыгында эшнең бетеп торганы юк. Бүгенге көндә төп көч терлек азыгы хәзерләүгә бирелсә, инде урып-җыю эшләренә дә күп калмый. Хуҗалыкларда эшнең торышы белән кызыксынып, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек.
- Югары сыйфатлы, каротинлы терлек азыгы хәзерләү өчен күпьеллыкларны үзвакытында чабып алу - иң төп максатларның берсе....