Азнакайда Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узачак
Якташ әдипләребез үзләренең яңадан-яңа иҗат җимешләре белән укучыларны гел куандырып торалар.
Инде хәбәр итүебезчә, Илдус Гыйләҗевнең күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында "Ихлас тойгылар" дигән җыентыгы дөнья күргән иде.
Күркәм традиция буенча, 11 октябрьдә 11.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә барлык шигърият сөючеләр өчен аны тәкъдир итү кичәсе уздырыла.