Азнакайда иң күп сөт бирүче сыер “Марс” җәмгыятеннән булып чыкты
Районда иң күп продукция - көненә 30 килограммнан артыграк сөт бирүче "Миләүшә" кушаматлы сөтлебикәнең "Марс" җәмгыятеннән икәнен ачыклагач, аның яшәү шартлары белән якыннанрак танышу йөзеннән, әлеге хуҗалыкта махсус булып кайтырга уйладык.
Чыннан да, терлекләрне кышлату чорында алардан мул сөт алу өчен биредә барлык чаралар да күрелә икән. Шуңадыр да инде...