Азнакайда иң күп көтүлек – Стәрле авылында
Таң әтәчләре аваз салуга, абзар-курада сыерлар мөгрәгән, чиләкләр шалтыраган тавышлар ишетелә башлый. Уңган хуҗабикәләр пары бөркеп торган сөтләрен салкын сулы ләгәнгә утырткан арада, урамны яңгыратып көтүче чыбыркысы шартлый...
Бу - балачак ха-тирәсе... Күптән инде чыбыркы шартлаганын ишеткән дә, кояш офыкка терәлә башлагач, җилемнәреннән сөт тамыза-тамыза сыерлар көтүдән кайтканын карап хозурланган...