Азнакайда җиңү бәйрәменә җитди әзерлек бара
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
Илебез гаять зур вакыйга алдында тора: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы көннәр калып бара.. Аңа районыбызда да киңкырлы әзерлек бара. Әйтергә кирәк, ул һәркайсыбыз алдына зур бурычлар...