Азнакайда гимназистлар балы узды
Бал дигәч, күз алдына унсигезенче-унтугызынчы гасырлар, колонналы зур залда вальс әйләнүче купшы күлмәкләрдәге кызлар, фраклы егетләр килеп баса. Менә икенче ел рәттән шәһәребез гимназиясендә укучылар безне шул ерак чорларга алып кайта.
Быел да гимназиситлар балы Яңа ел алдыннан үтте. Олуг кунаклар - район җитәкчеләрен император үзе (гимназия директоры) каршы алды....