Азнакайда фәнни-гамәли конференция узды
Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз докладында узган елгы эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә бурычларны яктыртты.
"Электрон мәктәп" юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталып, ул районда 1 заманча компьютерга 6 укучы туры килүен (республика буенча - 8) билгеләп үтте. 2011 елда 9 бала булган.
Быелгы уку елында барлык башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем...