Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бик күп чаралар үткәрелде
Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга игътибар аеруча артты. Яшьләр үзәге дә 2 һәм 3 декабрьдә алар өчен кызыклы чаралар оештырды. "Оста куллар" иҗади конкурсында балалар үзләре тудырган могҗизаларга карап соклансалар, "Олимпия уеннары"нда шашка буенча көч сынаштылар.