Азнакайда әфган һәм чечен сугышларында улларын югалткан әти-әниләрне хөрмәтләделәр
Азнакайда улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әти-әниләргә карата аеруча игътибар, кайгыртучанлык яши. Бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда алар белән очрашулар, кичәләр үткәрелеп тора. Район башлыгы инициативасы белән аларны быел Өлкәннәр айлыгында да аерым җыеп, кадер-хөрмәт күрсәтелде.
Нишлисең бит, еллар үзенекен итә, улларын әлеге сугышларда югалткан әти-әниләр дә елдан-ел олыгая, аларның сафлары...