Азнакайда диспансерлаштыру дәвам итә
Азнакайда диспансерлаштыру программасы тулы куәтенә тормышка ашырыла. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдерүенчә, быел аны җирлегебездә яшәүче 11220 кеше үтәргә тиеш. Ел башыннан 6668 азнакайлы диспансерлаштыру үткән. Аларның яртысы диярлек тикшерүнең икенче этабына җибәрелгән. Бу сан узган елгыдан күпкә артык. Аны Илдар Шиһапов диспансерлаштыруның сыйфаты яхшыра баруга бәйләде....