Азнакайда Әдәбият елы Илдус Гыйләҗевның иҗат кичәсе белән башланып китте
Инде хәбәр итүебезчә, 2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Ул районыбызда үзәк китапханәдә танылган шагыйрь Илдус Гыйләҗевның иҗат кичәсе белән
башланып китте. Авторның күптән түгел дөнья күргән "Назга сусау" дигән китабын укучылар бик җылы кабул итте. Кичәдә авторның һәм туган ягыбыз шагыйрьләренең җырлары яңгырады.