Азнакайда “Чүгәләгез” акциясе узды
"Укучыларның Россия хәрәкәте" яшьләр һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында "Чүгәләгез" акциясе үткәрә.
Әлеге хәрәкәтнең пилот мәйданчыгы булган Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары да аңа бик теләп кушылдылар. 1 нчедән алып 9 нчы сыйныфларга кадәр чүгәләп, күнегүләр ясадылар һәм парта артында утырып оешкан буыннарын яздылар.