Азнакайда «Бозда сак булырмын» дигән балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды
Азнакайда «Бозда сак булырмын» дигән республика балалар рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Кышын бала-чага сулыкларда тимераякта шуа, хоккей уйный, балык тота.
Һәр чакта да боз ышанычлы булмый, суга батып үлүчеләр очрап тора.
Конкурсның максаты - балаларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерү.
Бәйгедә 19 оешмадан 149 эш тәкътим ителгән.