Азнакайда беренчеләрдән булып мәктәп музее оештырган Мария Кривуляк 90 яшьлек юбилеен каршылый
Бөек Ватан сугышы башланганда Мариягә уналты яшь була. Әтисе Михаилны беренче көннәрдән үк Чиләбе өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. Әнисе биш бала белән кала.
- Мин гаиләдә иң өлкәне идем. Колхозга эшкә чыктым. Илле килолы ашлык капчыкларын ничек күтәргәнмендер! Аларны атларда таулар, кара урман аша утыз чакрым ераклыктагы элеваторга илтә идек....