Азнакайда бер көндә генә дә 15 авария теркәлгән
Туйкә-Митрофановка юлында "ВАЗ" автомобиле шоферы тизлекне арттырып икенче як полосага чыга һәм каршысына килүче "Mitsubishi-Lancer" белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике кеше - "ВАЗ" машинасын йөртүче һәм пассажир зыян күрә, алар сырхауханәгә озатыла.Әлеге юл фаҗигасе 17 мартта була.
Язгы-җәйге чор җитү белән урамнарда транспорт агымы сизелерлек арта. Кышын шәхси транспорт белән...