Азнакайда бер исерек икенчесен пычак белән кадаган
Узган атнада районда өч җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде.
Спиртлы эчемлекләр куллануның азагы һәрвакыт аянычлы тәмамланганны барыбыз да белә.
10 августта бергә кәеф-сафа корган ике чалпылы арасында низаг туа. Нәтиҗәдә, берсе икенчесенең эчен җәрәхәтли, бүген гаеплегә карата җинаять эше...