Азнакайда балаларны интернет-бәйлелектән кисәттеләр
Бөтенроссия акциясе кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызылыгына багышланган занятие узды. Үзәктән социаль хезмәт күрсәтелүче балаларга белгечләр интернет-бәйлелек турында һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Соңыннан аларга махсус буклетлар да таратылды.