Азнакайда балалар наркотикларга каршы акция уздырды
Балалар иҗат үзәге "Лидер" берләшмәсенең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар наркотикларга каршы акция уздырдылар. Алар шәһәр халкының игътибарын наркомания проблемаларына җәлеп итү, актив гражданлык позициясен уяту максатларында урамга чыктылар, "Законны беләсеңме?" дигән викторина үткәрделәр. Акция барышында закон белән танышканлыкларын раслап, 138 кешедән имза җыйдылар.